– Дилә, күптән түгел абыең Булат Нигъмәтуллин белән дуэт концертыгыз булып узды. Бар дөньясы кризис дип кенә сөйли... Тамашачыдан канәгать калырлык булгач, нинди антикризислы программа әзерләгән идегез?
– Әлеге концертлардан соң, миңа больницага кереп ятарга туры килде. Стресслар да күп булды... Абыем Булат Нигъмәтуллин белән дуэт концертыбызны инде өченче ел куябыз. Ел саен программабызга яңалык кертергә тырышабыз. Быелгы концертыбыз театральләшкән иде. Мин – иҗади ягын, ә Булат финанс ягын кайгыртты. Бөтен җирдә дә кризис турында сөйлиләр һәм ул әлеге концертыбызга да йогынты ясамый калмады. Шуңа да карамастан, авыр вакытларда халыкны җыйгач, бик зур канәгатьлек бирде. Тамашачыбызга “Безнең гомер” дип исемләнгән программа әзерләдек. Концертның төп сюжет сызыгында вакыт машинасы ятты. Без сугыш вакытына, Италиягә, әниләрнең яшь чакларына эләктек. Ул чордагы җырларны башкардык. Бу тамашабызның уңышлы килеп чыгуына режиссёр, сценарист Эльза Калимуллина һәм алып баручы Фәнил Вакказов зур көч куйды. Биючеләр һәрбер чорга карата киемнәр киеп чыгып, сәхнәне бизәп торды. Аларга кием табарга, сәхнәне бизәргә Яшь тамашачылар театры ярдәм итте. Иҗатыбызны яратып килгән тамашачы да бик канәгать калды. Быел тагын шушы программа белән “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясарга исәп. Чөнки яңадан концерт куюыбызны сораучылар бар. Белмим, нәрсә булыр?! Шул финанс ягын хәл итәргә генә кала инде...
– “Безнең гомер” программасы астында үткән концертка сәхнә киемнәрен махсус тектердеңме?
– Быелгы чыгышка махсус сәхнә киемнәрен тегеп тормадым. Әмма былтыргы концертка кигән күлмәкләремне киеп чыкмадым. Барысы да яңа иде.
– Дилә, син сәхнәне байтак таптыйсың, шулай бит? Алай да, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану хисләре уянамы синдә?
– Әлбәттә, дулкынлану хисе үзен сиздерә. Дулкынлану белән каушау дигән нәрсә дә бар бит әле һәм икесе дә төрле мәгънәдә йөри. Каушыйсың икән, синең тавышың калтырый башлый. Әлеге күренеш миндә күзәтелми. Ә дулкынланусыз бер концертым да узмый. Чөнки син борчылырга мәҗбүр буласың. Аннары шунысы бар бит әле... Җырлаганда сүзләрен онытмасам гына ярар иде дип, дулкынланырга тотынасың.
– Дилә, газета укучыларны кызыксындырган аерым бер сорау бар. Бәби алып кайтырга уйламыйсызмы әле?
– Әлегә мин үземнең карьерамны дәвам итү ягында... Бала тудыруны бераз кичектереп торырга уйладым. Киләчәктә өч балам булуын телим. Әле мин “Вдохновение” исемле балалар музыка мәктәбендә дә укыта башладым. Балаларга тәҗрибәмне өйрәтәм. Сәхнә осталыгы, вокал буенча дәресләр бирәм.
– Димәк, син эшкә чумгансың инде... Укытучы эшенә ничек алынырга булдың?
– Ул минем күптәнге хыял. Институтны тәмамлаганнан бирле, әлеге фикер белән янып яшәдем. Хәзер шушы өлкәгә караган китапларны укыйм.
– Дилә, син тешләреңне махсус тигезләү өчен брекетлар белән йөргән идең. Хәзер аларны алдырттыңмы әллә?
– Әйе, аскы һәм өске тешләргә брекетлар куйдырткан идем. Күреп торганыңча, өстәгесен салдырттым. Калган брекетны минимум бер ел йөртергә кирәк. Ә өстәге брекетны җиде айдан соң алдылар.
– Сизеп торам... Яңалыкларың моның белән генә чикләнми кебек...
– Ирем Марат Мухин шәхси студия ачарга әзерләнеп йөри. Тормыш бер урында тормаган кебек, без дә хәрәкәттә. Абыем Булат Нигъмәтуллин белән төрле районнарга гастрольләргә чыгып китәбез.
– Быел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Марат белән сиңа да йогынты ясамый калмагандыр... Гомумән, кайсы спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?
– Без болай да спорт сөюче пар. Кыш буе чаңгыда йөрдек. Башка елларны Яшел Үзәндәге базага бара идек. Ә быел прокатка алмас өчен, чаңгычыга кирәк булган бар әйберләрне: чаңгысын, костюмнарын, таякларын сатып алырга булдык. Берара бассейнга коенырга да йөргән идек.
– Киләчәк тормышка берәр план корып куймадыңмы әле?
– Киләчәктә таныштыру агентлыгын ачарга исәп. Әкренләп бу процесс өстендә эшли башладым. Шундый бер яңалык булачак. Казанда мин уйлаган агентлык юк әлегә. Шуңа күрә, Мәскәүгә стажировкага барырга әзерләнәм. Мин бу агентлыкны тиздән ачылачак, дип әйтмим. Чөнки аңа бер-ике ел да җитмәс кебек. Әмма беренче адымнарымны ясарга тотындым. Таныштыру агентлыгына бәйле булган сайт ачу буенча да эшләргә керештем. Финанс ягына килсәк, әлбәттә, ансыз бернәрсә дә ачып булмый. Иганәче эзләргә туры килер, мөгаен. Бүгенге көндә ялгызлар бик күп. Менә минем әйләнә-тирәмдә дә пары булмаганнар бар. Агентлыкка килгән ялгыз кешеләр белән махсус психологлар да эшләячәк. Дөнья, карьера артыннан куып, үзенең шәхси тормышы турында уйланмый да кала. Тормышка кыз кеше хатын, әни, ә ир кеше ир-ат, әти, гаилә башлыгы булырга дип килгән. Бер сүз белән әйткәндә, бу якты дөньяга һәрбер кеше үзенең насыйп ярын табарга килә бит. Кешеләрне бәхетле итүгә, йөзләренә шатлык нуры өстәүгә аз булса да, өлеш кертәсем килә.
Эльза Газизова, "Кәеф ничек?"
оригинал статьи здесь






