Безнең татар халкын җыр борынгыдан озатып килгән. Җыр тылсымы белән карурманнарга кергәндәй, сахраларга чыккандай, тауларга менгәндәй буласың. Бүгенге көндә халык мәхәббәтен казанган “Казан егетләре” татар халык җырларын да яратып башкаралар.
Иҗат дөньясына беренче аяк басканда әти-әниегезнең фатихасын хәтерлисезме?
Артур. Әти-әнием җырга гашыйк кешеләр. Бишенче сыйныфтан музыка мәктәбенә йөреп гитарада уйнарга өйрәндем. Классташларым белән ансамбльләр оештырып, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаштык. Аннары армия, университет еллары.
Азат. Биш яшьтән, мәктәптә үткәрелгән концертларда актив катнашып, гармун уйнатып, тузан туздырып, кешелэр биетеп-жырлатып йөрдем.
Халык җырын саклап калу өчен бүгенге шартларда нишләргә кирәк?
Халык җырын саклап калу – ул жырларнын узе белэн генэ бэйлэнмэгэн. Бу - дэулэт дэрэжэсендэ эшлэнэ торган сэяси эшлэрнен берсе. Мэсэлэн, тарихны, гореф – гадэтлэрне, телне ойрэну, фольклорны барлау, конбатыш мэдэниятынын йогынтысын туктату, хэм ин мохиме, - дин тэрбиясе биру.
Соңгы елларда чит илләрдә булып, халык моңнарын анда да җиткердегез. Һәм анда да җырның яңа якларын ачмый калмагансыздыр.
Эйе, безгэ Рэсэйнен хэм БДБ иллэренен куп шэхэрлэрендэ булырга туры килде. “ Таш атма- татарга тияр”- дип юкка гына эйтмилэр икэн. Кая гына барсаң да, миллэттэшлэребез бик куп, проблемалары да. Аларга татар моны бик якын. Җырның нәкъ менә моңына тартылалар, аны сагынып яшиләр.
Алар нинди җырларны яраталар?
Аларга хәзер эстрадада популяр булган җырлар, заманча янгыраштагы элеккеге татар халык җырлары ошый.
Нәрсә соң ул моң сезнеңчә?
Моң татар халык җырларына хас әйбер. Ул җырның җаны. Татар халык көйләренең нигезендә моң ята.
Татар эстрадасы зур тизлекләр белән алга бара. Кемне сез үзегезнең конкурентыгыз дип атар идегез?
Артистлар базары зур. Һәркемнең акча эшлисе, үз товарын сатасы килә. Ул яктан конкуренция булса да, иҗат эшендә хэркемнен уз юлы. Аннары бит, зәвык дигән әйбер бар. Кемдер Хоббенисаны улеп ярата, кемдер аны тынламас очен акча тулэргэ эзер.
Кайсы җырчыларның концертларын яратып карыйсыз?
Без эштә дә концертта, шуна ял итү дә концерт була алмый. Үзебезне камилләштерү өчен, сирэк кенэ булса да йорибез. Популяр булган җырларны, жырчыларны видеоязмаларда карыйбыз.
Программаларыгыз ничек төзелә?
Программа үзебезнең җырларның темаларын барлап төзелә. Халык җырлары, классик җырлар, яшьләр өчен аерым танцеваль җырларыбыз бар.
Болгар кызлары, Сорнай ансамбле бар иде,хәзер күздән югалдылар. Сез үзегезнең киләчәгегезнең өметле булуына ышанасызмы?
“Сорнай” ансамбле хәзер дә бар, булачак та. Ринат Гилязов исән чакта ул яшиячәк әле. Һәр әйбернең ахыры бар, ләкин без барыбер бетәчәкбез дип тик кенә яшэргэ ярамый бит инде. Алга таба да киләчәгебезне билгеләүче максатлар куябыз.
Интернетта үзегез турында чыккан мәгълүматларга ничек карыйсыз?
“Казан егетләре” тегендә барган, монда булып кайткан кебек мәгълүматлар инде алар. Бик куркыныч гайбәтләр юк. Гайбәт күбрәк артистлар арасында йөри.
Сәхнә костюмнарына карата үз фикерләрегез бармы?
Бар. Минем уйлавымча, сәхнә костюмнары, “ыштансыз ...кэ каеш буу”- кебек булырга тиеш тугелдер. Эгэр костюмга караганда, тэне кубрэк куренэ икэн, костюмга бэя биру бик авыр. Киенеп бетмичэ чыгу – хэзер бик кин таралган. Мондый мэдэниятнын, миллэтнен арбасы ерак бармас.
Җырларыгыз күп икәнен беләм, алай да билгеле санын әйтеп китмәссезме?
Ике йөзгэ якын...Бик күп җырлар яздырабыз, ләкин халыкка матурларын гына эшкәртеп чыгарабыз.
Төркемне таркатмыйча эшли алуның сере нидә?
Аның сере бер генә - авыр вакытларда, карашлар төрле якка китмәс өчен, командир булуы(бездә ул бар) хэм якын кешеләр булып, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү..
Сезнең өчен хәзерге вакытта иң мөһим әйбер нәрсә?
Тормышта без эшләргә тиешле әйберлэрнең һәрберсе мөһим. Лэкин, балалар тәрбиялэу дэ, карьера, сэламэтлек хэм жан тынычлыгы да –яшәүнең мәгънәсе, тормышның максаты була алмый.
Дингә мөнәсәбәтегез нинди?
Азат. Бу сорауны белеп бирэсез, бугай! Эйе, Вәли белән мин, намазларны укыйбыз. Шунсы да булмаса, бу бик яхшы тугел. Без бит мөселманнар...
оригинал статьи здесь






