delivery





Bahet.ru - Казанский проект, поэтому здесь всегда представлена татарская эстрада на CD, CD-mp3, и DVD. Более 1 000 предложений по татарской музыке, фильмам, караоке и видеоклипам.

 

Но это не весь ассортимент!
В интернет-магазине представлено более 4 000 товаров.

 

Раздел видео на DVD - это выбор из 1500 лицензионных DVD-фильмов

 

В разделе СУВЕНИРЫ можно купить тюбетейки, керамику, национальные куклы, русские матрешки, панно, шкатулки и многое другое.


Выбирайте подарки из 1500 предложений на bahet.ru.

 

Купить ювелирные изделия из золота и серебра с янтарем, а так же мужские аксессуары.

 

Внимание! Новинка!

 

Теперь в разделе Подарки можно купить Букеты из конфет - недорогой и оригинальный подарок.

 

Хания Фархи

 

 Аның Башкортстаннан Тәтешле районы Салаюа авылыннан икәнен дә беләләрдер. Кайберәүләр хәтта бөтен тормыш юлын да күзәтеп-өйрәнеп барадыр. Хәния кечкенә чагыннан ук артист булырга хыяллана, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Туган авылы бик бәләкәй генә булгач, анда артистлар юньләп килми. Шуңа күрә, алар тормышын кызчык бик күзаллап бетерми дә. Ләкин үзен белә башлаганнан алып гармун тавышын тыңлап үсә. Әтисе Фәрхи тальянда оста уйнавы, җор телле булуы белән тирә-як авылларда дан тоткан кеше. Күршедәге урыс авылында да, Салаюадагы бәйрәмнәрдә дә аның тальянына сокланмаган кеше калмый. Сәнгатькә мәхәббәт шул моңнар аша балаларына да күчә. Башта өлкән абыйлары, аннан Хәния гармун телләрен тибрәтә башлый. Апаларыннан соң Нурислам белән Салават та моң иленә атлый. 



Халык җырларына мәхәббәт әтисеннән күчсә, кешелеклелек, хезмәт сөючәнлек әнисеннән килә. Әнисе Фәния — кечкенә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар хатыны. Гомеренең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бер мәлне үзенең алты баласы янына иренең абыйсының биш баласы жа килеп өстәлә. Шулай итеп, унбер балага әни булып, аларның барсын да чын кеше итеп үстерә ул. 

Мәктәп яше тулгач, Хәния алты чакырым ераклыктагы күрше авылда укый башлый. Мәктәпкә әтисе, яисә абыйсы ат белән озата, ат белән каршы алалар. Кайчакларда көзге пычракта да, кышкы салкыннарда да әлеге араны үзе үтә кыз. "Кайвакыт мин ул елларны искә төшерәм дә..." - дип хәтерли бүген җырчы,— үскән чакта безнең күңелдә ниндидер әрнү бар иде. Нигә башка балалар җиңелрәк,рәхәтрәк яши дә, нигә без дә шундый түгел, дип кимсенүме соң инде. Әти белән әни ал-ял белмичә көне-төне тир түксә дә фәкыйрлекне ега алмадык без..." Нишлисең, күрәчәктер инде. Фәрхи абзый белән Фәния апа икесе дә колхоз рәисләренең балалары булган да бит. 

Сәнгатькә булган мәхәббәт Хәнияне Уфадагы сәнгать уку йортына китерә. Тик: "Син яшь әле, тавышың үзгәрәчәк", — дип аны укуга кабул итмиләр. Шуннан кыз документларын алып Мәскәүгә, сәнгать училищесына юл тота. Ләкин монда да юлы уңмый: училищеда укулар башланып киткән була. Мәскәү урамнарында йөри-йөри аяктан язган кыз, Реут фабрикасының һөнәрчелек училищесына укучылар кабул ителү турындагы белдерүне күрү белән, ике дә уйламыйча, шунда укырга керә. Бер ел укыгач, станок артына басып хезмәт биографиясен башлап җибәрә. 

Хәнияне фабрикада бик тиз яратып өлгерәләр. Өздереп гармунда уйнавы, матур итеп җырлавы да бик ошый хезмәттәшләренә. Сәхнә дигән сихри дөньяга да тәүге тапкыр шушы фабрикада аяк баса ул. Зифа гәүдәле чибәр кыз гармунда үзе уйнап башкорт халык җырларын башкара. Аның моңына күпләр гашыйк була, көчле алкышларга күмеп, кабат-кабат сәхнәгә чакыралар. Әмма кызның вакыты иркен түгел, аны әле станогы көтә... 

Тиздән кыз һөнәри осталыгын арттыру өчен Текстиль институтына укырга керә. Тырыш кыз берьюлы берничә төрле хезмәт башкара. 
Көннәр уза тора. Хәния зур сәхнәгә омтыла. Һәм ниһаять, Мәскәүдәге Ипполитово-Иваново исемендәге икенче музыка училищесына укырга керү бәхетенә ирешә. Биредә Пятницкий исемендәге хорның атаклы солисты, урыс халкының яраткан җырчысы Людмилла Зыкинаны тәрбияләгән Евгения Клоднина классында укый, остазыннан сәхнә техникасына өйрәнә, башкару осталыгын арттыра. Көннәрдән бер көнне өч урында эшләп талчыккан Хәния, аңын җуеп, станок янына егыла. Һәм шуннан соң сәнгатенә сөю аны Казанга кайтара. Ата-бабаларыбыз рухы сеңгән татар башкаласында үз урынын табасына ышана кыз. Барлык имтиханнарны "5"-ле билгеләренә тапшырып, Казан театр училищесына укырга керә. Дүрт елдан соң Кәрим Тинчурин исемендәге күчмә театрга актер булып килә. Театр репертуарындагы унике спектакльнең сигезендә төп рольләрне башкара ул. 

Хәния театрда катлаулы тормыш мәктәбен уза. Бөтен илдә барган үзгәрешләр театрны да читләп үтми. Штат кыскартулар башлана. Югарыдан: "Кырык биш артистның унбишен кыскартырга," — дигән фәрман килеп төшә. Унбиш "сәләтсез" артист исәбенә Хәния дә эләгә. Кемнәрдер Хәниядән әнә шулай үч ала. Шул ук театрда эшләүче ире Фәнәвил Галиев та хатынына ярдәм кулы сузасы урында, аның театрдан китүе өчен нык тырыша. 


Яраткан эшем — сәхнәм бар иде

"Ул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә... Яраткан эшем — сәхнәм бар иде. Гаиләм — таянычым, пар канатым бар иде. Өч яшьлек кызыбыз Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көн эчендә чәлпәрәмә килде. Бер мизгелдә — көтмәгәндә, уйламаганда мин ялгыз калдым. Бу иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңарчы дус булып йөргән кайбер хезмәттәшләремнең дә хыянәте иде. Характерым белән мин шундый кеше (бәлки бу яхшы сыйфат та түгелдер, ә икенче яктан караганда, яшәп китәргә көч тә бирә торгандыр) — авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм". 



Җаны-тәне белән иҗат дөньясына чумган, инде тамашачы күңелендә үз урынын тапкан артистны алъяпкыч бәйләтеп, кухняда пешеренүче хатын-кыз итеп кенә күрәсе килә аның... Нәтиҗәдә Хәния яраткан эше белән бергә, таяныр кешесен дә югалта, өч яшьлек Алиясен җитәкләп җиде юл чатында басып кала. Сәнгать хакына зур югалтулар кичергән Хәниядә соңгы адымны ясау теләге дә уянып киткәли. Кинәт кенә өстеңә ишелеп төшкән авырлыкка ничек түзәргә? Кая барырга? Җанына урын табалмый бәргәләнгән көннәрнең берендә Мәскәүдә яшәүче олы җанлы кешесенә, бертугандай якын күргән Фирдәвес абый Вафинга шалтырата. Ул Хәнияне Мәскәү өлкә филормониясе каршында 1986 елда оештырылган "Бәйрәм" эстрада ансамбленә чакыра. Хәния ризалаша. Нәфис сүз остасы булып эшкә керешә... 

Ансамбльнең исеме үзебезчә булса да анда татарча җырларлык кеше булмый диярлек. Җитәкчесе, композитор Рифкать Сәйфетдинов Мәскәүдә туып-үскән, шунда авиация институтында укыган,аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. "Бәйрәм" барлыкка килгәнче ул урысча жырлый, көйләрне дә урысча иҗат итә. Шуңадырмы,Хәниянең хромкада уйнап җырлавын күреп шаккаткан егетләр: "Бәлки, син ансамблебезнең җырчысы да булып китәрсең әле!" — дип, аны бик рәхәтләнеп үз араларына кабул итәләр. 

Ә бер мәлне кызыклы гына шундый вакыйга да булып ала. Ансамбль Татарстанның Актаныш районына, ә Хәния башка төркем белән Горький өлкәсенә гастрольгә чыгып китә. Кабат Мәскәүгә әйләнеп кайтканда, аны Актаныштан килгән телеграммалар каршылый. Чеп-чи татар районы Актанышта "Бәйрәм"нең урысча концертын карарлык кеше бик аз икән. Хәния тиз генә әзерләнеп, Актанышка юнәлә. Ул килеп төшүгә,программа үзгәртелә. Гармунда уйный-уйный, "Арча" көен җырлап җибәрә Хәния. Залга моң тарала. Тамашачылар жырчыны алкышларга күмә. Хәния шулай итеп ансамбльнең тулы хокуклы, алай гына да түгел, аның бәяләп бетергесез бер җырчысы булып китә. 

Тора-бара Хәниядә җыр язып карау теләге уяна. Беренче җыры "Сагынам сине, Питрәч" аны композитор буларак халыкка танытты. "Арала бу газаптан", "Үкенергә хәзер, җаным, соң", "Уртак яр кирәкми" һ.б. кебек җырларын тамашачы бик яратып тыңлый. Бар да әйбәт бара... 

Шулай иҗатта янып йөргән көннәрнең берсендә ансамбль җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновның хатыны чирләп китә, композитор эштән читләшергә мәҗбүр була. "Бәйрәм"гә таралу куркынычы яный. Ансамбльне ничек тә саклап алып калырга кирәк. Шул теләк Хәнияне 1991 елда Казанга кайтара. Фирдүс Зарипов та аңа иярә. Алар икәүләп "Бәйрәм"гә җан өрәләр. Тиздән ансамбль Газинурлар группасы белән очраша. Хәния бик икеләнеп булса да аны үз ансамбленә чакыра. Ни әйтсәң дә, Газинур Фарукшин популяр җырчы. Килерме ул аның ансамбленә? Ә Газинур килә. Ул ансамблнең бер гаилә кебек, бер-берсен аңлап, кирәк чакта юл бирә белеп, тату, дус яшәүләрен күреп килә һәм аның килүе зур бер вакыйгага әйләнә. 


Әти, кайт!

Үзенә күрә кечкенә филармония саналырлык "Бәйрәм" дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм өмет итми,чөнки ул югарыдагы түрәләргә буйсынмый, үз көнен үзе күрә торган ирекле иҗат төркемнәренең берсе. Хәниягә бер үк вакытта җырларга да,ансамбльгә җитәкчелек итәргә дә, кызы Алияне тәрбияләргә дә туры килә. Әнисенең җырларын тыңлап үскән Алия ансамбльнең алыштыргысыз җырчысына әверелеп китә. Әнисе һәм музыкант Рамил Баһаутдинов белән бергәләп башкарган "Әти, кайт!" җыры тамашачы күңелен әсир итә. "Балаңның йөрәген җәрәхәтләмә", — ди кайберәүләр Хәниягә. Хәния исә: "3алдагы ир-атларның берничәсе генә булса да ятимлектә үсүче балалары хакында уйланса, мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм", — дип җавап кайтара. 



Ишле гаиләдә тормышның ачысын-төчесен татып үскән Хәниянең хыялы тормышка аша. Ул тамашачыларның иң яраткан жырчысына әйләнә. Ләкин язмышның сынаулары моның белән генә бетми әле. Җырчының тормыш юлына җентекләп тукталуым да бер дә юктан гына түгел. Хәния үзе дә бит: "Мин беркайчан ла алдамыйча үземнең тормышымны җырлыйм, — дип юкка гына әйтми,— Нәкъ язучылар шикелле: нигез итеп тормышымда булган вакыйгаларны алам да,әдәби әсәр кебек иҗат итеп,тамашачыма җиткерәм.Җырларымда кичерешләрем, хисләрем үземнеке, ләкин мин аларныяңа төсмерләргә баетып һәм тагын да тирәнрәк итеп бирергә тырышам. Менә Булат Юнысов язган "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җыры белән бер мисал.Яр Чаллыдагы чираттагы бер концертта идек. Мин иң ахырдан гына җырларга тиеш идем. Кызым Алия Казанда, дусларда, калды. Кинәт телефонга чакырдылар. "Алиягә бер-бер хәл булганмы әллә,"— дип шомланып трубканы алдым.Бертуган энем Нурисламның үлемен хәбәр иттеләр. Ничек йөрәгем шартлап ярылмагандыр. Аннан алда гына бит әле бер абыемның гомере өзелгән иде. Каберләренә сыймастай өрлектәй ир-егетләр... Нурислам турындагы хәбәрдән бирле бу җырны энемә багышлап, энемне уйлап башкарам. Кайчак аны "Нурислам җыры" дип тә йөртәм. Әгәр дә җырлаганда хисләрне "ялангач" көе чыгарсам, тыңлаучыларым мине аңламас иде." Әйе, тыштан караганла искиткеч бәхетле тоелган Артистның рухи халәтен, күңел кичерешләрен аңлый алу һәркемгә дә бирелмәгән шул... 

Үрсәләнеп уздырган көннәрем дә, төннәрем дә күп булды. Аннан сәхнә тормышына гына ышанып яшәп булмый. Җырчы Хәнияне бүген тамашачы ярата, әмма иртәгә аны танымаска да мөмкиннәр дип уйлап, үзалдыма тор¬мышымны үзгәртергә дигән максат куйдым. Шундый көннәрнең берсендә яныма күршем Галия керде. "Хәния, гомерең буе болай яши алмассың. Безнең бик яхшы дустыбыз бар. Ул да синең сымак ялгыз. Әйдә, сезне таныштырыйк әле", — диде. Хәзер уйлыйм да исем китә, без икебез дә — мин дә, Габделхәй дә — холык-фигыльләребез белән алай тиз генә, кеше таныштыр¬ганга риза булып кына гаилә кора торган кешеләр түгелбез. Бергә эчәсе суыбыз, ашыйсы ризыгыбыз, уртак кай-гылар, шатлыклар кичерәсебез булгандыр инде. Без сабантуй көнне очраштык. Бу әле болай гына, уйнап кына очрашу иде. Минем бүлмәгә дуслар җыелды. Мәйданга чыгарга әзерләнәбез. Өстәлдәге карбызны да кис-мичә, шампан шәрабын да ачмыйча Габделхәйне көтәбез. Шулчак ишектә кыңгырау яңгырады. Бер дә күрмәгән кешене төрлечә күз алдына китерәсең бит. Характеры да, карап торырга кыя-фәте, буй-сыны да килешле, өстәвенә, өйләнмәгән ирне көндез шәм кабызып эзләсәң дә, ай-һай, җиңел генә таба алмассың. Мин шуңа күрә күпкә өметләнмәдем дә. 

Ишекне ачып җибәрсәм, анда озын буйлы, төс-кыяфәткә дә чибәр генә бер ир-ат басып тора. Килеп тә керде, ниндидер тарту көче белән, барыбызны үзенә каратты да. Мин күңелемнән шунда ук, гомерем буе эзләгән кеше бит бу, дидем. Бер күрүдә гашыйк булулар китапта гына түгел, тормышта да очрый икән ул. 

Беренче көнне үк бер-беребезне күптән белгән кешеләр кебек бик тиз аралашып киттек. Габделхәй илләр гизгән, Монголиянең кырыс табига-тендә төзелешләр алып барган көчле рухлы ир булып чыкты. Ул горур да, кырыс та, шул ук вакытта нечкә күңелле, хыялый да. 

Сабан-туеннан соң җыйнаулашып дусларыбызның бакчасына киттек. Каен җиләкләре өлгергән чак. Без якындагы урман эченнән әйләнеп килергә булдык. Сукмак буйлап атлаганда, каеннарга үрелеп мин себерке җыйдым. Җырчы кешенең гап-гади итеп себерке җыюы Габделхәйне шаккатырды. Әле ул чакта Габделхәй минем яшьлектә кул пычкысы белән әткәйгә ияреп урман кисеп йөргәннәрне, печән чапканнарны белми иде. 


Габделхәй кайтып китте...

Бик матур күн куртка киеп килгән иде ул. Шуны бездә оныткан бит. Аның курткасының эленеп калуы миндә ниндидер өмет чаткысы тудырды. Икенче ялга ул кабат килде. Мин аны өзелеп көттем. Берничә сәгать кенә күрешеп калган булсак та, миңа инде аны әллә кайчан беләм кебек тоелды. Шуннан Габделхәй атна саен килеп йөри башлады. Казан белән Чаллы арасы безнең өчен якынайды. 
Мин ул җәйне әтиләргә өй салышырга ярдәм итәрмен дип вәгъдә биргән идем. Үземнең әлегә фатирым юк, әмма әти белән әнине яхшы йортта яшәтәсе килә. Бурасын, төзелеш материалларын сатып алып, авылга кайтып киттем. Бу хакта Габделхәйгә әйтмәдем. 

Авылыбыз урман эченә урнашкан. Бездә гомер-гомергә юл булмады. Ә ул җәй бик яңгырлы иде. Шулай да телефоннан Габделхәйне чакырттым. Әгәр дә шушында кадәр мине эзләп кайтып, чын асылымны, авылымны, әти-әни-ләремне күреп якын итсә, тормыш юлдашым була алыр дип уйладым. Кайт-маса инде... Икенче көнне Габделхәй машинасын тракторга өстерәтеп, капка төбенә кайтып туктады... Ул төнне без өйалдыңда сөйләшеп утырып үткәрдек. Икебезнең дә күңел тулы сорау. Ник ул ялгыз калган да, ник мин берүзем? Икеләнүне дә, борчылуны да яшереп булмый. "Ник син мине сайладың?" — ди. "Мин сиңа ышандым. Бу тормышта сиңа курыкмыйча таянырга була дип уйладым",—дим. 



Ул вакытта аның да төпле торыр уры¬ны юк иде, минеке дә. Габделхәй мине бертуган сеңелләренә алып кайтты. Никах укытып, бергә яши башладык. Аннан үз куышыбызны булдырдык. Тормышыбыз шунысы белән кадерледер дә — безнең тапкан кашыгыбызга кадәр уртак. Алия белән алар беренче көннән үк бер-берсен якын иттеләр. Габделхәй бик бала җанлы ул. Баланы тәхеттә тота торган кеше. Аның өчен Алсу белән Алия арасында бернинди аерма юк. Моның өчен мин Габделхәйгә мең рәхмәтлемен. Бу аның киң күңелле, олы йөрәкле булуыннан киләдер. Алия дә Габделхәйгә әтием, дип кенә тора. 

Бар авырлыкны үз җилкәмдә күтәреп өйрәнгәнгә, беренче мәлләрдә гаилә тормышына кереп китүе сәеррәк булды. Мин үскәндә, бездә ир эшен бары ир кеше, хатын-кыз эшен хатын-кыз гына эшли иде. Ә Габделхәй ир-ат эшен дә эшли, миңа да булышырга өлгерә. Бу миңа башта гаҗәп тоелды, аннан рәхәтлеккә чумдым. Минем өчен әки-яттәгедәй тормыш башланды. Үзем дә сизмәстән, кулымда булган бөтен дил бегәләремне аңа тапшырдым. Мин өйдә хуҗабикә. Яшь бала белән утырам. Кибеткә йөрү юк, кеше күрү юк, аралашу юк. Дөньям телевизор, радио, балалар һәм Габделхәй белән чикләнгән. Үзе бик рәхәт чаклар да иде ул. Шулай да... Бераздан ул минем моңайганны күрде, рухи яктан күңелемә нәрсәдер җитми башлаганны аңлады. 

Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде. Габделхәй минем белән, минем янәшәмдә гел бергә булыр өчен эшеннән китте. Бу үзе бер батырлык иде. 

Бергәләшеп яңа ансамбль төзедек. Фәрит Әхсәнов, Илгиз Закиров һәм гитарист егетләрне берләштереп, эшкә керештек. Беренче концертыбыз Биек-тауда узды. Иҗат өлкәсендә бөтен дил бегәләр Габделхәй кулында. Бар да яхшы кебек. Сәхнәгә чык та җырла гына. Әмма берара мин кабат "тыпырчына" башладым. Миңа тагын нәрсәдер җитми. Нәрсә түгел, дөресрәге, иҗатташ дусларым белән аралашу җитми иде. Сәхнә артында гына торган Габделхәйгә боларны аңлау бик үк җиңел булмады. Аның өздереп, кискен итеп әйтеп куя торган гадәте бар. Шуның аркасында күз яшьләрем дә аз таммады. Әмма иҗат казанында ныграк кайный башлагач, ул барысын да аңлады. Сабырлык һәм бер-беребезнең күңелен аңлау ярдәм итте безгә. Бәхеткә түзеп калу, бәхет йөген түкми-чәчми алып бару шулдыр ул. 

Беренче тапкыр Габделхәйнең туган ягына — Биектау районының Киек авылына кайтканда, ничек кабул итәрләр икән дип каушадым, һәрбер яңа төшкән яшь килен кебек, мин дә дулкынландым. Өйдә әти үзе генә булып чыкты, әни Чаллыга киткән икән. Матур каршы алды әти, җор телле, бик акыллы кеше ул безнең. "Абый" дип, зурлап, хөрмәт итеп торган биш сеңле-се бар бит әле Габделхәйнең. Алар да мине бик олылап, "туган апа" дип каршыладылар. Безнең якта "кияү", "ки¬лен" дигән сүзне зурлап, олылап әйтәләр. Минем дә килен сүзен ишетәсем килә. Бердәнбер киленнәре булсам да, әти дә, әни дә кызым, дип кенә дәшәләр. Аннан аңладым, аларда килен, кияү сүзе бераз читләтү, ят итеп әйтү, ә кызым дию үз итеп, якын итеп әйтү икән. Алар әле дә "син безнең алтынчы кызыбыз" дип, кенә торалар. Мин моның өчен рәхмәтле аларга. Беренче кайтуыбыз бәрәңге алган вакытка туры килде. Минем бакчага чыгып бәрәңге чүпләвем авыл халкына мәзәк булды инде. Күрше-тирәләр бөтенләй аптырады. Югыйсә, мин бит авыл кызы. Кирәк икән, ашарга пешерәм, кирәк икән — сыер да савам. Минем теләсә кайсы эшне тотынып эшләвемә беренче көннәрдә гаҗәпләнеп карасалар да, аннан ияләнделәр. Барыбыз бергәләшеп кайтабыз, җыйнаулашып эшләрне эшлибез, ял да итәбез. Һәр кайту үзе бер бәйрәмгә әверелә. Дус яшибез, Аллага шөкер.


Ә күңелем белән әле мин бары 18

Кайбер кеше "картаюдан куркам, узган гомеремне жәллим", дип әйтергә ярата. Ә мин узган гомеремне кызганмыйм. Эшләгән эшләре, кылган гамәлләре белән кеше еллар узган саен матурая гына барырга тиеш, дип уйлыйм. Күңеле белән картаймаса, картлык куркытырга тиеш түгел аны. Безнең халкыбызда ак әбиләр, ак бабайлар бар. Мин дә картлыгым нәкъ менә шуларныкы сыман булсын иде, дим. Ә күңелем белән әле мин бары унсигездә.



Без Габделхәй белән гел бергә. Бәлки шуңадыр, күп булса да, нахак сүз безнең арага үтеп керә алмый. Дөрес булмаган сүз искән җил кебек оча да китә. Концертлар алдыннан афишалар эленгәч, китә инде төрле гайбәтләр. Елына берничә мәртәбә "аералар" безне. Сәхнәгә бергә чыгып басабыз бит инде, шунда да "алар бергә яшәмиләр, эшлиләр генә", дип әйтүчеләр дә табыла. Тамашачы сине күкләргә күтәрерлек итеп ярата белә, шул ук вакытта шундый мәрхәмәтсез дә ул. Бәхетсезлегеңә сөенеп гаҗәпләндерә ул сине. Бернишләп тә булмый, адәм баласы шулай яратылган. Мин аларны гаепләмим. Җырларның бит төрлесен җырлыйм. Гайбәт таралуда аларның да, бәлки, өлеше бардыр?

Габделхәй — ул минем балаларымның яраткан әтисе. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гел матур итеп, бизәкләргә генә төреп сөйләп утырсам, миңа берәү дә ышанмас. Бар да ал да гөл булса, яшәү кызык та булмас иде. Чагыштырып карамыйча, яхшылыкның кадерен белмисең ул. 

Каршылыкларны җиңеп, тормыш юлларын ярып алга барырга, әлбәттә, сөюебез ярдәм итә. Мәхәббәтебезнең җимеше Алсуыбыз бар. Бер-беребезне бәйләп тота торган иң зур көч ул. Кайвакыт Габделхәй гастрольләр оештырырга дип, йә Казанга, йә Себергә, йә башка җиргә чыгып китә. Шул вакытта да без бер-беребезнең уйларын ара ераклыгына карамастан тоябыз. 

Аллага шөкер, минем әле бик бәхетле чагым. Бу сүз эченә барысы да — хатын-кыз бәхете, ана бәхете, бала бәхете дә сыйган.

 

Оригинал статьи здесь

 

Еще статьи про нее: 

Бабушки должны быть молодыми и красивыми 

Обо мне ходит масса слухов 

Я готова запеть рок 


Корзина

пока пустая...
Как оформлять заказы?

Исполнители (музыка, видео)

перейти смотреть всех