ТАТАР – КАЙДА ДА ТАТАР
Татарлар яшәгән төбәкләрне гизеп, аларның бәяләрен алып кайтканнан соң гына Казан тамашачысы хозурына чыга ул. Халыкның «кәттә»се Казанда бит. Бүген татар эстрадасындагы 500 җырчы арасыннан ниндидер үзенчәлекле ягың белән аерылып торырга кирәк. Җырчы Габделфәт Сафин әнә шундыйлардан. Үзенчәлекле тавышы, беркемне дә кабатламый торган серле моңы, үзенең генә тамашачысы бар аның.
– Габделфәт абый, күптән түгел татарлар яшәгән чит төбәкләрдә булып кайттыгыз. Читтәге милләттәшләребез белән Казан тамашачасы арасында аерма бармы?
– Әле күптән түгел төрмәдә концерт куеп кайткан идек. Анда да шундый сорау бирделәр. Татар – кайда да татар инде ул. Шуңа күрә кайда гына булсак та: Мәскәүдә, Санкт-Петербургтамы, Уфада, Ульяновск, Самарадамы – һәр җирдә үз тамашачыбызны таптык. Әмма бер үзенчәлеккә игътибар итми булдыра алмыйм: Себердә концертка әллә ни мөкиббән киткән кеше күренмәде. Бәлки, бу якларда ешрак булырга кирәктер?
– Төрмәдә концерт кую үзегезнең идеяме?
– «Яңа гасыр» телевидениесенә Казанның «Пләтән» төрмәсеннән Габделхәй исемле тоткын хат язып җибәргән булган. Минем концерт куюымны үтенгән. Әлеге тоткынның үтенечен искә алып концерт оештырырга исәпләдек.
– Бүген иганәчеләрсез зал тутырып булмый дигән сүзгә ияләшеп барабыз бугай. Сезнең концертта да иганәчеләр исемен еш ишетергә туры килде. Димәк, тамашачыларның күп булуында аларның да өлеше зур.
– Иганәче зал тутырмый ул. Аренда өчен түләргә мөмкин, әмма син халыкны көчләп концертка алып килә алмыйсың.
– Бервакыт җырчылар концертларында тузга язмаганны сөйләп, тамашаны тәмам сүз боткасына әверелдерә башлады. Хәния Фәрхи, Салаватта да, сезнең концертларда да еш күзәтелде бу хәл. Быелгы концертыгызга сүз остасы итеп Шамкайны сайлагансыз.
– Сөйләшеп туйдык инде хәзер. Җырчы җырларга тиеш, дигән сүз дөрес икән. Бу концертымда 22 җыр башкардым. Халыкны сүз уйнату белән алдап торганчы, җырлавың мең мәртәбә кулайрак. Ә Шамкайга килгәндә, бүген бездә юмор осталары юк. Кемне алырга белмисең, ә халыкка юмор кирәк. Бүген бит халыкны көлдерергә авыр. Шамкайның гади мәзәгеннән дә кеше көлә.
– Концертта сезне төрле образларда күрдек: яшь-жилкенчәк Габделфәт булып та, чит ил җырчысы стилендә дә…
– Образларны Рузилә белән бергәләп тудырдык. Бу стильне җырларга карап сайларга тырыштык. Эстрада җырларына аерым, ә халыкчанга аерым стиль тудырырга кирәк.
– Узган ел Башкортстанга барып, концерт программагызны куя алмыйча кайттыгыз түгелме? Уфага бөтенләй кертмәделәр бугай…
– Бу аңлашылмаучылыкны көндәшләр көрәше белән бәйләп карарга кирәктер. Безнең белән эшләгән администраторның көндәше Башкортстанның Мәдәният министрлыгына барып дәгъва белдергән. Җырчылар турында гайбәт шундый тиз тарала анда. «Ул фәлән дип әйткән, аны кертмәскә кирәк», – дип түрәләрне ышандыралар. Ни гаҗәп, урындагы түрәләр урамнан кергән кешеләргә бик тиз ышана. Билетлар сатылып бетсә дә, кертмәделәр.
– Хәзер ул якларга әйләнеп тә карамассыз инде…
– Киресенчә. Бу якларга гастрольгә барырга җыенабыз. Чөнки анда тамашачы мине һәрвакыт көтеп ала. Күчерелгән концертымны «Огни Уфы» шәхси концертлар залында куйдым. Ярдәм кулы сузучылар табылып тора ул.
Алсу ХӘСӘНОВА
«Ватаным Татарстан»
15 май 2007 ел
оригинал статьи здесь






