ТАЛАНТ БУЛСА – БӘРЕП ЧЫГА
«Картаюдан курыкмыйсыңмы?» – дип сорадым мин аннан яңа альбомын чыгарып йөргән чагында. Сорауны үзенчә бераз әрсезләнебрәк бирдем. «Яшь барудан курыкмасам да, физик картаюдан куркам. Шуңа да атнага өч тапкыр фитнес-клубка йөрим. Бер бөртек ак чәч күрсәм дә хафага төшәм. Чәчне буяп булыр, күңел яшь калсын иде», – диде ул.
– Габделфәт, гадәттә, һәр эшкә-шөгыльгә балачакта нигез салына. Син җырчы да, дипломлы төзүче дә, газета-журнал нәшире дә. Балачакта җырлап үстеңме, китап-газета укыдыңмы, әллә шакмаклар белән йортлар салдыңмы?
– Җырчылар, гадәттә, балачактан ук җырладым, әнием матур җырлый, әтием гармунда уйный иде, дип җавап бирә. Ә мин, киресенчә – 22 яшемә хәтле авыз ачып бер куплет җырлаган кеше түгелмен. Студент елларында гына язмыш 180 градуска борылды да куйды. Әйе, укып үстем, һәр газетаның девизыннан алып редколлегия составына кадәр яттан белә идем. Әле дә хәтеремдә: «Яшь ленинчы» газетасына шигырьләр җибәрә һәм Роберт Миңнуллиннан мине язарга үсендергән хатлар килә иде. Ә шакмаклардан йортлар өеп булмады, чөнки ул вакытта аның шакмагы да юк иде. Төзүчелеккә килгәндә… әни хуҗалыкны проектлаштырырга бик һәвәс булды. Аның тәрәзәсез верандага тәрәзә тиштереп йөргәне әле дә истә. Кайсы абзарның – сыерга, кайсысының сарыкка икәнен, нинди түтәлдә нәрсә үсәсен әни хәл итә иде.
– Балачакның иң авыр мизгелләре?
– Дүртенче класстан башлап күрше авылга – Кырлайга җәяү йөреп уку үзәккә үткән. Без бишенче яртыдан торып кышкы бураннарда юлга чыкканда үзләрендә урта мәктәп булган Кырлай балалары әле татлы йокыда иде.
– Әти-әниең сине нинди үгет-нәсыйхәт белән үстерде? Үзең кызыңа һәм улыңа нинди тәрбия бирәсең?
– Әни: «Укы, улым! Укысаң кеше булырсың», – дия иде. Гармунга мәхәббәтне дә әни уятты. «Гармунчы бик абруйлы кеше, баянчы булсаң, уңышка ирешерсең, улым», – дияр иде. Кызым КДУның юридик факультетында укый. Мин кызымны да, улымны да җырчы булыгыз дип үстермәдем. Талант булса, чишмә кебек теләсә кайчан бәреп чыга ул. Авыр ташларны бәреп чыга алган чишмәне генә чистартып зурайтачакмын. Ә этеп-төртеп «талант» ясау – минем эш түгел.
– Соңгы вакытта сине иң сөендергән вакыйга?
– 45 яшем – үзе зур вакыйга. Шушы яшькә матур гына килеп җитү, күпме тамашачың булу – үзе зур бәхет, минемчә. Шушы дата уңаеннан «Гомернең матур чагы» дигән 15 нче альбомым да дөнья күрде.
– Габделфәт, ни гомер җырлап җырдан хит ясау серләренә төшенә алдыңмы? Соңгы елларда суперхитларың булмады шикелле. Сәбәп нәрсәдә?
– Хит ясау серләрен яхшы беләм. Элек бер мәгънәле шигырьгә һәр татар җырлый алырлык көй язылса һәм шул җырны радио-телевидение әйләндерсә, җыр хитка әверелә иде. Иде, дим, чөнки хәзер бу саналган компонентларның берсен дә үтәп булмый башлады. Шагыйрь-композиторлар да хәзер ни язарга белми бугай. Югыйсә, эстрадабызның ике җырчысы – бер егет белән бер кыз «Мин сине яратмыйм» дигән «җыр» җырлап йөрмәс иде. Уңышлы җырны эфирга чыгару да авырлашты. Ә бүгенге шоуменнар музыкаль «әсәр»не никадәр күбрәк әйләндерсәң, шулкадәр зуррак хит була дип уйлый. Минем соңгы елларда суперхитларым булмавы – рекордс-компанияләр белән «дус-тату» яшәмәвемнәндер, бәлки. «Дус» яшәсәң – хит була.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА
«Шәһри Казан»
19 октябрь 2007 ел
оригинал статьи здесь






